Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен парковка урыннарында машина кую кагыйдәләрен бозган өчен штраф салына

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен “Инвалидлар” мәгълүмат тактасы белән билгеләнгән махсус парковка урыннары белән район оешмаларының һәм предприятиеләренең машина кую урыннары җиһазландырылган һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар тудыру өчен керү зонасына якын.

Мондый парковкада әлеге социаль категориягә катнашы булмаган машина йөртүче автомобилен калдырылган очракта, аның гамәлләре РФ юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу булачак. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19 маддәсе нигезендә инвалидларның транспорт чаралары өчен билгеләнгән урыннарда кагыйдәләрне бозган өч мең сумнан биш мең сумга кадәр күләмдә машина йөртүчегә административ штраф салына. Шулай ук транспорт чарасын тоткарлау һәм аны махсуслаштырылган стоянкага күчерү каралган.

Инвалидлар өчен парковка урынының бер өлешен биләп, машина йөртүчеләр административ хокук бозулар ясыйлар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә гади автомобильчеләргә караганда күбрәк урын таләп ителә - мәсәлән, кайберәүләр транспорт чарасыннан чыгу өчен пандус куллана.

Медицина учреждениеләре янындагы мондый парковка урыннарына аерым игътибар бирергә кирәк. Кызганычка каршы, барлык автомобиль хуҗалары да халыкның аз хәрәкәтле төркемнәренә нинди кыенлыклар китерүен аңламыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллин юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итә һәм аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәүләрен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International