“Россельхозбанк" АҖ “Фермер мәктәбе”проектының алтынчы этабын башлап җибәрә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Укулар 20 сентябрьдә башлана. Яшь фермерлар өчен ике  юнәлеш: «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар эшләнгән

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды. Белем бирү программасын Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Катнашучыларны сайлау 2022 елның 15 августыннан 5 сентябренә кадәр планлаштырыла. Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, башлап җибәрүче яисә эшли башлаган фермерлар да катнаша алачак.

 «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен 29 августка кадәр (шул көнне дә кертеп) Свое Фермерство аша заявка җибәрергә кирәк, ә кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru җибәрергә.   Катнашу шартлары белән тулырак Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы бары тик бер проект кына тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр “Фермер хуҗалыгы агробизнесы”  дигән  252 сәгатьлек яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачак, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International