Бу хакта Татарстан Росреестры мәгълүматлары сөйли
Агымдагы елның 7 аенда Татарстан Росреестрына үткән ел белән чагыштырганда 11,6%ка күбрәк гариза кергән. Әгәр узган ел бу вакыт эчендә күчемсез милек белән учет-теркәү гамәлләрен башкаруга 600 меңнән артык гариза бирелгән булса, быел - инде 675 мең тирәсе. Гаризаларның күпчелек өлеше, 604 меңнән артыгы - хокукны теркәү. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 15% тәшкил итте (ул вакытта 525 мең шундый гариза бирелгән иде).
Шул ук вакытта күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую өчен 155 мең гариза электрон рәвештә бирелгән. Татарстанлылар күбесенчә нәкъ менә хокукларын теркәү өчен дистанцион рәвештә мөрәҗәгать иткәннәр.
Татарстан Росреестры тарафыннан бирелгән документларны карау нәтиҗәсендә ел башыннан июльгә кадәр торак биналарына 167 мең хокук һәм җир кишәрлекләренә 130 мең хокук теркәлгән. Әлеге күрсәткечләр узган елгыдан плюс билгесе белән 1-2%ка аерыла. Теркәлүләрнең иң зур үсеше - 50% (4 200 дән 6 200 гә кадәр) -машина урынына туры килә.
Июль күрсәткечләренә килгәндә, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, май белән чагыштырганда республика буенча фатирларга ихтыяҗ 30 %ка диярлек (4,4 меңнән 5,7 меңгә кадәр), Казанда - 41 %ка (1,5 меңнән 2,1 меңгә кадәр) арткан. Шулай ук шәхси торак йортларга ихтыяҗ 30 процентка арткан (1,1 тыc 1,4 меңгә кадәр) һәм 22% ка - җир кишәрлекләренә (6,8 меңнән 8,3 меңгә кадәр). Гомумән алганда, июльдә Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу килешүләре нигезендә 16 меңнән артык хокуклар күчү теркәлгән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров аңлатма бирә:
"Май аенда объектив сәбәпләр аркасында күзәтелгән күчемсез милек базарында сатып алу активлыгы кимегәннән соң, июльдә без тагын артуга тотрыклы тенденция сиздек. Мәсәлән, май белән чагыштырганда (күчемсез милек базарында иң зур кимү теркәлгәндә), июльдә татарстанлылар күчемсез милекне ешрак, шул исәптән яңа төзелешләрдә һәм кредит акчаларын җәлеп итеп, 23 процент тизрәк сатып ала башлаган. Димәк, ипотека килешүләренең үсеше, шул ук май белән чагыштырганда, 23% тәшкил иткән, өлешләп катнашу килешүләрен теркәү - 66%".
Шул ук вакытта күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары күчемсез милеккә ихтыяҗның алга таба үсешен фаразлый.
ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев сөйли:
"Агымдагы елның апреленнән алып июнь башына кадәр күчемсез милеккә ихтыяҗ, ә димәк, килешүләр саны да сизелерлек кимеде, әмма моңа карамастан, Росреестр статистикасы 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда уңай динамика күрсәтә, бу 2022 елның беренче айларында һәм июньнән башлап күчемсез милеккә ихтыяҗ торгызыла дип сөйли. Беренчел сегментта да, күчемсез милекнең икенчел сегментында да, шул исәптән торак йортларда һәм җир участокларында ихтыяҗның алга таба үсеше артачак кына, дип фаразлыйбыз ".