“Имәнлек” балаларны савыктыру лагеренда “Балалар күзлегеннән коррупция” дигән темага агарту чарасы

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

“Имәнлек” балаларны савыктыру лагеренда “Балалар күзлегеннән коррупция” дигән темага агарту чарасы узды. Чарада район Башлыгы А.Ф. Никошин, “ТР АМР мәгариф идарәсе” җитәкчесе урынбасары Н.П. Захарова, ТР ӘМР Иҗтимагый советы рәисе Л.З. Габдрахманова, район Башлыгы ярдәмчесе А.Р. Хәйруллина катнашты.«Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты»ның 3 курс студенты Крайнова Анжелика намуслылык турында сөйләде. Балалар рәсемнәрен күрсәттеләр. Намуслылык һәм яхшы гамәлләр турында фикер алыштылар.

Әлеге чара коррупциягә каршы күренешләрне профилактикалауга һәм балаларда коррупциягә каршы караш тәрбияләү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International