Спиртлы эчемлекләр һәм антибиотикларның яраклашуы турындагы мәсьәлә кискен тора. Җәмгыять ике төрле фикердә: берәүләр дару препаратларын һәм алкогольне катгый рәвештә бергә кулланырга ярамавына ышана, икенчеләре, мөмкин һәм бу дәвалануга берничек тә йогынты ясамаячак дип саный.
Шулай да, дәвалану курсын узганда градуслы эчемлекне эчәр алдыннан, организмга зыян китермәс өчен, бу мәсьәләгә тирәнрәк төшенергә кирәк.
Антибиотик һәм спиртлы эчемлекләр: бергә куллану кирәкме?
Антибиотикларның организмга йогынтысы кайбер өстәмә эффектлар, шул исәптән сидек чыгаручы органнарга һәм бавырларга югары йөкләнеш белән бәйле. Алкоголь белән кушылу дәвалау эффектын киметеп кенә калмыйча, үлем нәтиҗәсенә кадәр куркыныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.
Шунысын да онытмаска кирәк, табиблар теләсә нинди антибиотикларны кабул иткәндә алкоголь эчемлекләрен кулланырга киңәш итми. Бу организмның аларны шактый авыр үзләштерелүенә һәм берничә зарарлы нәтиҗәгә ия булуы белән бәйле. Антибиотиклар инфекция белән нәтиҗәле көрәшә, әмма иммунитетны шактый какшата. Мондый очракларда хәмер куллану акланмый.
Антибиотик һәм этанолны кушу басымның кискен төшүенә, сулышның начараюына һәм аның тукталышына, тахикардиягә, инфаркт куркынычы үсешенә китерергә мөмкин. Кайбер очракларда интоксикация бавыр зарарлануга китерә һәм бавыр җитешсезлеге нәтиҗәсендә кеше комага эләгергә мөмкин.
Күп кенә антибиотикларның алкоголь тәэсирендә организмга йогынтысы көчәя, өстәмә эффектлар китереп чыгарырга, эчке органнарның зарарлануына китерергә мөмкин.
Бавыр һәм бөер авырулары белән интегүчегә теләсә нинди антибиотик белән алкоголь эчемлекләрен бергә кабул итүгә аеруча сак карарга кирәк.
Организм матдәләр чыгаруга каршы көрәшә алмый, бу агулануга һәм башка өстәмә эффектларга китерә.
Этанол белән яраклашмаган көчле антибиотикларны кабул иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән дәвалауның бөтен курсына гына түгел, аларны кабул иткәннән соң да тыелырга кирәк.
Антибиотикларны кулланмый башлаганнан соң, уртача алганда, 6-7 тәүлек эчендә алкогольне кабул итәргә ярамый.
Мондый саклык препаратларның фармакологик үзлекләрендәге аермалар, шулай ук метаболизмның ахыргы продуктларын организмнан чыгару тизлеге белән аңлатыла.
Кагыйдә буларак, дару чарасына карата аннотациядә тотуның төгәл чорын күрсәтәләр. Әгәр мондый мәгълүмат булмаса, авыр нәтиҗәне булдырмас өчен, антибиотиклар белән дәвалау курсы тәмамланганнан соң, алкоголь кабул итүдән ким дигәндә 24 сәгатькә баш тартырга кирәк.
Антибиотик һәм алкоголь күпчелек очракта ярашмый. Мондый ярашу кеше халәтенең шактый начараюына, аның сәламәтлегенә зур зыян, ә кайбер очракларда үлемгә китерергә мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы