Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадыймов, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов һәм Әлки районы социаль яклау бүлеге начальнигы Надежда Гнеденкова килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район Башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.