22 августтан 11 сентябрьгә кадәр Әлки районында “Игътибар – балалар!” дип исемләнгән чара үтә

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Яңа уку елы алдыннан 22 августтан 11 сентябрьгә кадәр балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм кисәтү максатыннан, шулай ук балаларда җәйге ялдан соң урамда һәм юлларда хәвефсез тәртип саклау белән бәйле күнекмәләрне торгызу максатларында “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара үткәреләчәк.

Чара барышында Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре балаларны транспортта йөртү кагыйдәләре үтәлешенә игътибар итәчәк. Шулай ук җәяүлеләр кичүе аша узу кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләр дә, юл аша дөрес чыкмаучы җәяүлеләр үзләре дә җаваплылыкка тартылачак. Ел саен балалар катнашындагы юл һәлакәтләре август- сентябрь айларында –  балалар яллардан өйләренә кайткач арта.

ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлек җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллин ата-аналарга балаларына юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә чакыра. Балалар томышын һәм сәламәтлеген саклап, без киләчәгебезне саклыйбыз бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International