Абитуриентларның ата-аналарына-уку өчен ана капиталы акчалары белән түләргә мөмкин

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Абитуриентларның ата-аналарына-уку өчен ана капиталы акчалары белән түләргә мөмкин

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге студентларның ата-аналарына уку, әйтик, институтта яки көллияттә ана (гаилә) капиталы средстволары белән түләү мөмкинлеге турында искә төшерә.

 Укыган өчен акчаны  шәхси компьютер яки смартфон  аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә  мөрәҗәгать итмичә генә түләргә  мөмкин.

Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле - 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан анна капиталын баланы укытуга юнәлдерү турында 35,5 меңнән артык гариза бирелгән.

Шуны да билгеләпүтүурынлы: сертификат акчасын тулысынча   яки өлешчә белеем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә   сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар икенче бала тугач сертификат алган һәм анна капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).

Мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белеем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы төп шарт булып тора. Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн форматта - Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә килеп бирергә момкин

«Россия Пенсия фонды бүлеге һәм уку йорты арасында мәгълүмат алмашу турында килешү төзелгән булса ,уку йортының түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамәсенең күчермәсе таләп ителми. Килешү кысаларында фонд мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматларны соратып ала. Шулай итеп, сертификаттан тулысынча дистанцион рәвештә файдаланып була», - диде Әлки районы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Рәис Галләмов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International