Ташбилге авылында яшәүчеләр үзара салым акчасына чираттагы урам юлына таш җәйделәр.
Шушы көннәрдә Заречная урамына 250 тонна вак таш китерелде, аны КУН-10 төягеч белән тигезләделәр. Бу авылда каты өслекле юл барлыкка килгән дүртенче урам. Тагын икесе ташсыз әле. Авыл халкы үзара салым акчаларын аларны төзекләндерүгә юнәлдерергә карар итсә, якын арада анда да уңайлы юллар барлыкка киләчәк.