«Куркынычсыз юллар» партия проектын тормышка ашыру һәм балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук аларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында Әлки җирле бүлегендә социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында куркынычсызлык мониторингы үткәрелде. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Федорович карары белән эшче төркем составына Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Морадыймов Руслан Хәлил улы, Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Абдуллин Алмаз Фәргать улы, Әлки районы ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вәлиуллин Рәмзил Рәшит улы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Хәлиуллина Гөлшат Гомәр кызы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәттахов Фаяз Фоат улы кертелде.
Бүген комиссия мәктәпләр һәм социаль әһәмиятле объектлар янындагы җәяүлеләр кичүенең куркынычсызлыгына мониторинг үткәрде. "Белгәнебезчә, сентябрь аенда балалар мәктәпкә йөри башлый, һәм без алар турында кайгыртып рейдка чыктык һәм мәктәп, балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүләрен тикшердек", - диде Руслан Хәлил улы.