Лубян урман-техника көллиятендә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

«Лубян урман-техника көллияте» ДБББУДА укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә.

Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе»белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты-3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Исегезгә төшерәбез, быел дистанцион рәвештә документлар тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде - аларны Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яки Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тәкъдим итәргә мөмкин.

Лубян урман-техник колледжында студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан тыш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ. б. үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллият сайтында белергә мөмкин: http://lublt.ru яки тел.: 8 (84364) 23-2-23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International