Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе район оешмалары һәм учреждениеләре белән танышты. Визит барышында Руслан Хәлил улы территорияләрне, биналарны карап чыкты, учреждениеләрнең җиһазланышы һәм эше белән танышты, аларның җитәкчеләре белән аерым игътибар таләп итә торган проблемалар турында сөйләште.