24 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

24 августта Казан  Кремлендә Татарстан Республикасының  иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә  багышланган тантаналы кабул  итү булды

Кабул итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме - Республика көне алдыннан уза.

Әлки районының иң яхшы ике гаиләсе ТР Президенты белән очрашуда булды.

Болар Базарлы Матактан Наил һәм Лира Габдрахмановлар, Каргалыдан Нәзир һәм Кәүсәрия Зиннәтуллиннар.

Наил һәм Лира-Россия Герое Раил Габдрахмановның әти-әнисе. Искәртеп узабыз, капитан Раил Габдрахманов, танк ротасы җитәкчесе, Украинадагы махсус операция зонасындагы сугышларның берсендә дошманның саклану чиген өзеп, 5 танкны юк итеп, торак пунктны азат иткән иде. Наил Хәсән улы-хокук саклау органнары ветераны, Лира Мөдәрис кызы – казначылык территориаль бүлегенең баш хисапчысы.

Зиннәтуллиннар инде 55 ел бергә. Надир Шаһиәхмәт улы озак еллар ферма мөдире булып, Кәүсәрия Сираҗетдин кызы гомер буе җирле хуҗалыкта сыер савучы булып эшләде. Быел Зөбәрҗәт туен уздырган пар өч улын лаеклы итеп тәрбияләгән, хәзер алты оныгының һәм бер оныкчыгының уңышларына шатлана. Зиннәтуллиннар - үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар, алар катнашыннан башка Каргалы авыл җирлегендә бер генә концерт та узмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International