Бүген 2022 елның 26 августында, район мәдәният йортында «Яңартылган Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында бердәм белем бирү мөхитен формалаштыру» дип исемләнгән Әлки муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Август конференциясе эшендә район Башлыгы Александр Никошин, мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Лариса Шәмсетдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадыймов, район мәгариф бүлеге начальнигы Сурия Вәлиева, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, директорлары, педагогик хезмәткәрләр, яшь белгечләр, тармак ветераннары катнашты.
Традиция буенча август киңәшмәсе башланыр алдыннан кунаклар район мәдәният йорты каршында әзерләнгән район мәгариф учреждениеләре казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар.
Кунаклар зур кызыксыну белән мәгариф оешмаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары, мәктәп яны участоклары күргәзмәләре белән таныштылар.