Элеккечә үк мәкерле авыруга каршы көрәштә төп корал булып вакцина тора

2022 елның 26 августы, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 6 июнендәге  «2020 елның 19 мартындагы «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 208 номерлы карарының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору хакында» 526 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә гражданнарга медицина оешмаларында, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә, җәмәгать транспортында, кешеләр күп була торган урыннарда, шулай ук гражданнар белән берлектә оешманың ябык биналарында булганда, 1,5 метр дистанцияне саклау мөмкинлеге булмаган очракта, сулыш органнарын (битлек, респираторларны) индивидуаль яклау чараларын кулланырга тәкъдим ителде. Базарлы Матак РҮХнең баш табибы Светлана Одушкина сүзләренә караганда, мәкерле авыруга каршы көрәштә элеккечә үк вакцина төп корал булып тора. Ул җитәрлек күләмдә.

– Кешеләр аңлырак була башлады. Барысы да коронавирустан прививка ясатып кына сакланырга мөмкин икәнлеген яхшы аңлый. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсе, ветеринария берләшмәсе, район эчке эшләр бүлеге коллективлары тулысынча прививка ясаттылар. Уку елы башланганчы барлык мәгариф системасы хезмәткәрләре дә вакциналаштырырга планлаштыралар. Кирәк булса, безнең белгечләр урынга чыга, - дип хәбәр итте Светлана Викторовна.

Хәзерге вакытта Базарлы Матак РҮХдә, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында һәм участок хастаханәләрендә яшәү урыны буенча ике компонентлы «Спутник V»вакцинасы белән прививка ясатырга мөмкин. Бер үк вакытта берничә белгеч эшли, чиратлар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International