Базарлы Матакта янгын сүндерү-коткару өйрәнүләре узды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Өйрәнү барышында Базарлы Матак агроколледжында котельныйда көнкүреш газы шартлатылуы, янгын чыгуы турында шартлы версия тәкъдим ителде.

Һәлакәт нәтиҗәсендә котельный өлешчә җимерелде, дүрт кеше зыян күрде, һәлак булучылар юк. Бу хакта сәгать 10да бердәм дежур хезмәтенә хәбәр килгән.

Берничә минуттан соң уку йорты территориясенә гадәттән тыш хәлләр бригадалары килеп җитә. Аларның җитәкчеләре район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадыймовка янгынны бетерү һәм зыян күргән кешеләрнең гомерен саклап калу буенча кирәкле эшләргә әзер булулары турында рапорт бирде.

Бердәм эш нәтиҗәсендә барлык хезмәтләр дә үз эшләрен төгәл башкарды. Янгын сүндерүчеләр утны сүндереп зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды. Ә алар, үз чиратында, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Табиблар мондый хәлләрдә ничек иреп дөрес ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International