Пенсиясе "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында", "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" һәм "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында" федераль законнар нигезендә билгеләнгән яисә 2018 елның 31 декабренә торышы буенча күрсәтелгән федераль законнарда каралган пенсияне билгеләү шартларына туры килүче, мөрәҗәгать итү датасына уртача айлык керем күләме 20 000 сумнан артмаган хезмәт ветераннарына.
547 сум күләмендә айлык акчалата түләү;
торак мәйданының Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 50 %ы күләмендә субсидия. Субсидия торак фондында яшәү рәвешенә бәйсез рәвештә бирелә;
халык өчен хезмәт күрсәтүләрнең билгеләнгән нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның 50 %ы, ә үзәк җылытылмаган йортларда яшәүчеләргә - халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык бәясеннән һәм әлеге ягулыкны китерү буенча транспорт хезмәтләре өчен түләүгә чыгымнарның 50 %ы күләмендә субсидия. Субсидия торак фонды төренә бәйсез рәвештә бирелә;
абонентка даими файдалануга бирелгән телефон элемтәсе челтәренең абонент линиясе өчен түләү чыгымнарының 50% күләмендә субсидия.
Башка нигезләр буенча пенсия алучы яки Эш (хезмәт) өчен гомерлек хезмәт хакы алучы хезмәт ветераннарына, мөрәҗәгать итү датасына уртача айлык керемнәре 20 000 сумнан артмаса, 60 һәм 55 яшькә җиткәч (ир-атлар һәм хатын-кызлар) социаль ярдәм алу хокукы бирелә.