ТР Әлки районы прокуроры ярдәмчесе И.Н.Милютин һәм 105 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе А.А.Колос Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Александр Александрович өлкән сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында сөйләде, ә Иван Николаевич юлларда һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртте.