Әлки районында "Тормыш тамчысы" дигән Бөтенроссия акциясе узды

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Әлки районында "Тормыш тамчысы" дигән Бөтенроссия акциясе узды.Бу Беслан шәһәрендә 2004 елның беренче сентябрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.

Акциядә район башлыгы Александр Никошин, Базарлы Матак мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Бу фаҗигадә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чара ахырында акциядә катнашучылар кулларына бераз су җыеп бульварда үсә торган чәчәкләрне эчерделәр, шулай итеп алар символик рәвештә арабызда булмаганнар белән су бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International