Бүген Нәби Даули исемендәге гимназия базасында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган Халыкара тарихи диктант - "Җиңү диктанты" узды

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партиясе кысаларында Нәби Даули исемендәге гимназия базасында  Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган Халыкара тарихи диктант - "Җиңү диктанты" узды.

Әлеге диктант бик мөһим чара булып тора. Аның максаты-яшьләр арасында тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбияне күтәрү.

Бүгенге чарада шулай ук тыл ветераны Казнова Ираида Александровна, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Платонова Мария Андреевна, "Бердәм Россия" партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Хәлиуллина Гөлшат Гомәр кызы, "ТР Әлки районы мәгариф идарәсе" методисты Яруллина Рәйсә Габделбәр кызы, "Забота" ЦСОНның өй бүлеге мөдире Сапожникова Оксана Викторовна катнашты.

Акциядә шулай ук Яшь Армия отряды һәм гимназия укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International