Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Барда милләттәшләрне зур бәйрәмгә җыйды
2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Барда турында күп тапкырлар ишеткән бар иде. Бу бит татарлар һәм башкортлар тупланып яши торган себер авылы. Аннан күпме күренекле шәхесләр чыккан. Җыр сәнгате яратучылар Барда кызлары, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованы, Сәнифә Рангулованы да беләдер.
Югары уку йортында белем алганда курсташым Нәсүр Юрушбаев Бардадан иде. Ул туган яклары турында күп сөйләде. Инде менә үз күзләрем белән күреп кайту насыйп булды.
Без Бардага 10 сәгать чамасы бардык. Юлыбыз Менделеевск, Әгерҗенең бер чите аша узып, Удмуртия республикасына барып керде. Безгә ят республика җирләрен күзәтеп барабыз. Юлның бер ягында чәчелгән кырлар булса, икенче ягы кыргыйланган, берничә ел эшкәртүне күрмәгән басулар. Анда-санда терлекләр күзгә чалына. Авыллары да әллә ни төзек, матур түгел.
Аннан инде Пермь крае авыллары каршылады безне. Кунакка баргач гаеп эзләү яман гадәт булса да, әйтми кала алмыйм. Авыллардагы өйләр кап-кара. Агач бүрәнә каралган, шифер түбәсе каралган, коймалары да буяу күрми караңгы төскә кергән. Һәр йорт шундый, авыл тулысы белән караңгылыкта утыра сыман. Кырларда үле тынлык – кая агач, кая кыргый үлән баскан, урман күп. Биек-биек үскән, күккә ашкан наратлар безне тайга урманнары бусагасы кебек каршы ала.
Автобуста урыннарыбыз янәшә булган юлдашларым – Кайбыч һәм Чистай районнары башлыклары урынбасарлары Рәмис Хәялиев белән Рөстәм Хәмәтовка хәйләле сорау бирәм:
–Пермьнең иген басулары культурасын ничек бәялисез?–дим.
Рәмис Маратович:
–Кыр культурасы я була, я булмый. Биредә юк ул,-дип кыска җавап тотты.
Ә Рөстәм Гарипович, зур чараларга әзерләнү мәшәкатьләрен башыннан күп кичергән кеше буларак:
–Бөтен Россия татарлары үзләренә кунакка киләсен белеп тордылар бит, юл кырыйларын булса да чәчеп куймаганнар,–ди.
Ә болай олы юллары тигез. Без шактый таулы, түбәнлекле урыннарны үттек. Пермь крае Көнбатыш һәм Урта Урал таулары итәгенә урнашкан шул.
Пермь краенда 2 миллион 634 мең кеше яши. Татарлар 115 мең 544 кеше исәпләнә. Крайда 13 шәһәр, 31 район, 2644 авыл бар. Соңгы сигез елда 244 авыл беткән.
Бу төбәк кай ягы белән безнең игътибарга эләккәне бар соң? "Хромая лошадь" төнге клубы янып йөзләгән кеше һәлак булды – ул Пермь каласында иде. Диннең бер юнәлешенә табынучы халыкның Кунгур тарлавыгында шактый вакыт яшеренеп яшәвен телевизордан еш күрсәттеләр. Нигә тискәре хәбәрләр генә истә калган соң әле... Хәер, үзәк телевидение бит нигездә тискәре хәбәрләрдән генә тора.
Иртәгә Сабан туе дигән көнне без Чайковский шәһәренә килеп җитеп, шунда кундык. Чайковский порт шәһәре, анда 82 мең 700 кеше яши. Ул Кама елгасы буена урнашкан, бирегә зур-зур теплоходлар туктый. Без "Волна" дигән кунакханәдә кундык. Яшь чаклар искә төшеп китте. Кунакханә безнең яшь вакытлардагы сыман, ни ремонт, ни рәтле җиһаз күрмәгән. Телевизор, суыткычның әсәре дә юк. Ярар, бер кичкә кер мичкә, дигәндәй, шәһәр белән танышып кайттык та, ерак юлдан соң рәхәтләнеп ял иттек.
Иртә таңнан, безнең сәгать белән 3тә (аларда – 5) торып чәйләп юлга – Бардага кузгалдык. Бардага чаклы 160 чакрым барасы икән. Бер автобусыбыз чыгымчылап барды да, бөтенләй ватылып ремонтка кереп калды. Без тыгызлана төшеп ул автобустагыларны да сыйдырдык һәм юлны дәвам иттек.
Барда районы турында кайбер мәгълүматлар.
Район 2382 квадрат километр җир били. Бу бик күп. Шуның 128 мең гектары урман. Ә безнең районда урман 37,5 мең гектар. Барда районында 63 авыл бар, бездәге кадәр диярлек. Алар 12 авыл җирлегенә бүленгән. Һәр җирлектә 5-6 авыл дигән сүз. Авыллар арасы уртача 15–20 чакрымнар тәшкил итә икән. Районда 27 мең 794 кеше яши. Шуларның 59,5 проценты башкортлар, 32,3 проценты татарлар, 7,2 проценты руслар. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, мондагы башкортлар туган телләре итеп татар телен күрсәткәннәр.
Район үзәге Бардада 9 мең кеше яши. Халык урманчылыкта, нефть чыгаруда һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Барда авылы шактый төзек, матур йортлар байтак күренә. Хәер, татар кая яшәсә дә йорт-җирен карый инде ул.
Менә безнең автобус Сабантуй җиренә килеп туктады. Барда авылы янында зур мәйданда үтте бәйрәм. Мондагы машинаның, халыкның иге-чиге юк. Бөтен Рәсәй җыелган шул. Соңрак илнең 30 төбәгеннән делегацияләр килүен хәбәр иттеләр.
Төп трибунада урын алып, бәйрәм башланганны көтәбез. Менә алып баручылар татар, рус телләрендә Сабантуй тантанасын ачып җибәрделәр. Гадәттәгечә бәйрәмнең олы кунаклары белән таныштырдылар. Алар арасында Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Башкортстан Республикасы вице-премьеры Салават Сәгыйтов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде. Рөстәм Нургалиевич исемен атаганда бар трибуна гөр килеп кул чапты. Әйе, безнең Президентыбызны чит төбәкләрдә дә хөрмәт итәләр шул дип горурланып куйдык. Хәер, чит төбәк татарлары еш кына: "Татарстан Президенты – Рәсәйнең барлык татарларының Президенты ул",–диләр.
Губернатор Виктор Басаргин татар-башкортларны мактады, ә Сабан туен могҗизалы бәйрәм, дип атады.
Рөстәм Миңнеханов:
–Мин сезгә – Себер-Урал татарларына Татарстан җиреннән иң кайнар сәламнәрне алып килдем,–диде.–Быел Сабан туе 50 өлкәдә, 23 илдә гөрләп үтә. Һәр җирдә бу бәйрәмне татарлар кан кардәшләребез башкортлар белән берлектә үткәрәләр. Бу Сабан туе аеруча яхшы оештырылган.
Татарстан башлыгы Сабан туе кебек зур бәйрәмгә буш кул белән йөрми. Ул Барда районы татар-башкорт милли үзәгенә автобус бүләк итте. Ә инде милли көрәштә баш батырны бездән "Нива-Шевроле" автомобиле көтә иде.
Алгарак китеп шуны әйтик – 100 көрәшче арасында баш батыр булып якташыбыз Радик Фәйзуллин калды. Ягъни, автомобиль республикага әйләнеп кайтты.
Олы кунаклар чыгышыннан соң Сабан туеның төп мәйданы сәнгать осталарына тапшырылды. Татарстан биредә ике сәгатьлек җырлы-биюле концерт күрсәтте. Салават Фәтхетдинов кебек атаклы җырчыларыбыз да килгән иде. Биредә татарның тагын бер горурлыгы Ринат Ибраһимов җырларын алкышладык. Бар мәйданны тутырып Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Безнең тирәдә утырган җирле халык: "Сөбханалла, нинди могҗиза!" дия-дия алкышлады. Аннан дәртле көйләргә башкорт туганнар җырлый, бии башлады.
Шул ук трибунадан без ат чабышын да күзәттек. Ат чабышы җиңүчесенә дә бүләккә "тимер ат" – җиңел автомобиль куелган иде. Безнең өчен иң кызыгы – йөк атлары узышы булды. Арбаларына 500 килограмм йөк – капчыкларга тутырылган ком – төяп узышты малкайлар. Иң таза, иң җитез атка финишны үткәндә бар трибуна гөр килеп кул чапты.
Сабан туе мәйданында Татарстан йортын булдыру Актаныш районына йөкләнгән. Актанышлыларга "афәрин" диясе генә кала. Татар халкының тормыш-көнкүрешен гәүдәләндергән бу йортта милли тәм-томнарыбыздан авыз итеп, җыр-биюләргә кушылып, төрле элекке эш кораллары, тимерчелек хезмәте белән танышып йөрдек. Арып китсәң, эссе мунчада парланып чыгып сихәтләнергә дә була иде. Чып-чын ягылган мунчада каен себеркесе белән парланып чыгучылар да булды. Аның кунакчыллыгы ни тора!
Башкортлар йортында әлеге республикада булган-яшәгән бик күп җәнлек һәм хайван сыннары (чын тиреләрдән эшләнгән) ясап куелган. Әй мәш килеп аю, боланнар янында фотога төштек. Башкорт юртасын да карап чыктык.
Пермь крае да үз йортын булдырган. Бу якларда элек нинди кәсепләр киң таралган булса, шулар бар да күрсәтелгән. Әнә бер кырыйда апалар палас сугып утыра. Мин барып сүз дә куштым. Татар апалары монда хәзер дә палас сугу белән шөгыльләнәләр икән.
–Җебен кибетләрдән сатып алабыз, заказ буенча сугабыз,–диләр.
Хәзер бит көнкүрешкә элекке элементларны кертү модада. Шуңа суккан паласны алучылар күп икән.
Пермьлеләр Сабантуйга дип пешерелгән "кош телләре" белән дә исне китәрделәр. Махсус контейнерларга салынган 202 килограмм авырлыктагы "кош теле" бәйрәмдә үзенә күрә бер рекорд булды. Пермьнең кулинарлар ассоциациясе президенты Лариса Плаксина әйтүенчә, аны төн буе 14 кеше әзерләгән. Моның өчен 200 килограмм май, 360 йомырка , 15 килограмм шикәр комы кирәк булган.
Без диңгез кебек җәелгән Сабантуй җирен бөтенләе белән карап чыгарга да өлгермәдек. Сары футболкалы яшь кызлардан үзеңә кирәкле урынны сорап шундук барып карарга мөмкин анысы. Әллә ничә җирдә берьюлы концерт бара, чүлмәк вату, капчык киеп узышу, баганага менүләр дә берничә урында оештырылган иде. Татарстаннан мең чакрым ераклыкта татарын, башкортын, башка милләт вәкилләрен туплап шулай күңел ачардай бәйрәм тагын кайсы халыкта бар икән, дим. Менә янә Чистай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Хәмәтов белән фикерләшәм. Ул да:
–Сабан туена бик масштаблы әзерләнгәннәр. Оештыру хәйран югары дәрәҗәдә,–дип бәяләде. Монысы да бит Пермь якларының Татарстанны санлау, хөрмәт итү билгесе. Бездә дә бу як халкына карата олы ихтирам хисе калды. Татарларны үзләренә сыендырып, дус, туганнарча бердәм яшәгәннәре өчен.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз