Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Без дә кунаклар каршыладык
2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Безгә, Әлки районына, күптән таныш Ярослау өлкәсе делегациясен каршы алырга туры килде. Таныш, дим, чөнки өч ел буе безнең район әлеге шәһәрдә өлкә Сабан туен үткәрүдә катнашты. Ярослаулылар турында күңелләрдә матур хатирәләр, дуслык, туганлык хисләре сакланып калган. Шуңа күрә Казанга, Универсиада уеннары күрергә килгән Ярославль өлкәсе делегатларын без бик теләп каршы алдык. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Казан аэропортында кунакларны җитәкләгән Виктор Костинны каршылады. Делегациянең башка әгъзалары (50ләп кеше) автобус белән киләсе икән. Без аларны Казанга кергәнче, табигатьнең матур бер почмагында каршы алдык. Озын юл үтеп бераз арыган кунаклар, автобусларыннан төшүгә, дәртле гармун тавышын ишеттеләр. Ул кәефләрне күтәреп җибәрде. Безнең кызлар кунакларга чәк-чәк, ипи-тоз тәкъдим иттеләр. Ә мәдәният йорты үзешчәннәре татарча җыр суздылар.
Шуннан соң ерактан килгән кунакларны табын артына чакырдык, татар халык ашларыннан авыз иттердек. Ә мин кунакларга сорау бирергә ашыктым:
–Әйтегез әле, кунаклар, арагызда татарлар бармы?
–Кызганыч, делегациябездә татарлар юк, әмма дусларыбыз – татар егетләре һәм кызлары, кызыклы хәбәрләр алып кайтыгыз дип озатып калдылар безне.
–Ә Казан, Татарстан турында нәрсәләр беләсез?
–Соңгы вакытта Интернеттан чыкмадык та. Кем кайда нинди кызыклы хәбәр таба, башкалар белән уртаклаша. Әмма мең кат ишеткәнче, бер күрүең әйбәт, диләр бит. Шуңа тизрәк Татарстанга килеп, барысын да үз күзләребез белән күрәсебез килде.
Ярославль өлкәсенең физкультура һәм спорт агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Ведьмедев делегация составына үзләрендәге төрле вузларда укучы алдынгы, актив студентларның кертелүен әйтте. Алар өч көн Универсиада ярышларын караячак, Казаныбыз белән танышачак, шулай ук якташлары өчен җан атачаклар. Россия командасында Ярославль өлкәсеннән йөзүче Сергей Фисиков, өстәл теннисы уенчысы Александр Шабаев, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Кирилл Симаков бар. Моннан тыш Универсиада командаларында Ярославльдан тренерлар да эшли.
Шушы кыска гына очрашуда без тагын да якынаеп, дуслашып өлгердек, истәлеккә фоторәсемгә төштек. Ә аннары алар кунакханәгә юл тоттылар. Ярославль кунакларының Казаннан онытылмаслык хатирәләр алып китәсенә ышанып калабыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз