Җәйге авыруларның берсе

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Энтеровируслы йогышлы авырулар бигрәк тә җәй-көз айлары өчен характерлы. Бу авыруларның клиник билгеләре бик төрле – җиңел бизгәктән алып авыр менингитка чаклы булырга мөмкин.
Энтеровируслар тыкшы тирәлектә тотрыклы, алар юынтык суларда, йөзү бассейннарында, ачык сулыкларда, көнкүреш әйберләрендә, азык-төлектә (сөт, яшелчә һәм җиләк-җимешләр) озак вакыт саклана алалар. Әмма вируслар җылыту һәм кайнату вакытында, хлорлы препаратлар куллану, ультрашәмәхә нурланыш нәтиҗәсендә бик тиз һәлак булалар.
Энтеровируслы йогышлы авырулар гаять тиз тарала, чөнки инфекция һава-тамчы, контактлы юл белән, азык-төлек һәм су аша авыру кешедән яисә вирус йөртүче сәламәт кешедән  күчәргә мөмкин. Авыруның яшерен (инкубация) периоды – 1-10 көн тәшкил итә, әмма 21 көнгә җитәргә мөмкин. Энтеровируслы авыруларга бигрәк тә балалар тиз бирешә. Ә сабыйларның күпләп (төркемләп) авыруына инфекциянең балалар учреждениесенә үтеп керүе, санитария закончалыгы таләпләренең судан файдалану, туклануны оештыру, санитария-дезинфекция режимы өлкәләрендә үтәлмәве сәбәп булырга мөмкин.
Авыру бик тиз башланып китә: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, бик нык баш авырта һәм әйләнә, косасы килә, эч һәм арка авырта, тән тартыша, төрле лимфатөеннәр, бавыр зурая, агулану билгеләре сизелә... Мондый очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыруга каршы тору чаралары беренче чиратта шәхси гигиена белән бәйле. Ашау алдыннан, урамнан кайткач, бәдрәфтән чыккач, азык әзерләр алдыннан, бала караганда кулларны әйбәтләп юарга кирәк. Йөткергәндә, төчкергәндә авыз-борынны бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән каплап, аннары аны чүплеккә ташлагыз, кулларны әйбәтләп юыгыз. Кулланыр алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юарга, өстенә кайнар су коярга, ә эчә торган суны кайнатырга кирәк. Шулай ук рөхсәт ителмәгән урыннарда коенырга ярамый. Йогышлы авырулы кешеләр белән аралашуны чикләү, балаларны күп кеше катнашкан чараларга алып бармау мәслихәт. Бүлмәләрне һәр көнне җилләтеп, юып-җыештырып торыгыз.
Әгәр авыруның беренче билгеләрен үзегездә сизәсез икән, шунда ук табиб янына ашыгыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International