Бүген Әлки районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәктәптә янгын чыгу очрагына «Базарлы Матак урта мәктәбе» МББУ бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча планлы өйрәнү тренировкасы үткәрде.
Тренировка барышында гадәттән тыш хәл булган очракта мәктәп администрациясенең укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләрне мәктәп бинасыннан эвакуацияләү буенча эш-гамәлләре төгәл үтәлде.
Чара оешкан төстә, нормативлар нигезендә узды.