Бүген Яңа Чаллы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Авыл халкы өчен мөһим вакыйганы уртаклашу өчен, абруйлы кунаклар – Әлки районы башлыгы Александр Никошин, ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив университеты ректоры Алсу Нәбиева, “Татпотребсоюз” сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов килгән иде.

- Мөһим вакыйга белән  сезне котлыйбыз. Әлеге  кибеттә  яхшы мөхит булдырылыр, авыл кешеләренә  уңайлы шартларда хезмәт күрсәтелер, дип ышанам. Татарстан Президентына  һәм Татарстан хөкүмәтенә шундый  кирәкле программаларны тормышка  ашырганнары өчен бик зур рәхмәт, – диде Александр Федорович.

Кибет тантаналы төстә ачылганнан соң, авыл халкы, беренче кирәк-яракны сатып алу өчен, бинага керергә ашыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International