Хезмәтне саклау буенча инструктажлар өчен яңа регламент
РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 24 декабрендәге 2464 номерлы карары 2022 елның 1 сентябреннән хезмәтне саклау буенча инструктажларны оештыру һәм үткәрүнең яңа тәртибен һәм кагыйдәләрен раслады:
• кереш;
• эш урынында – беренчел, кабат һәм планнан тыш;
• максатлы.
Шул ук вакытта эш бирүче хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрүнең формаларын һәм ысулларын үзе билгели.
Мөһим: 2022 елның 1 сентябренә кадәр бирелгән хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен белүләрен тикшерүне раслаучы документлар гамәлдә булу срогы тәмамланганчы гамәлдә.
Район прокуроры урынбасары Л. Х. Хәйруллина