Бүген Әлки һәм Спас районнарының хәрби хезмәткә чакыру пунктын ачу тантанасы булды. Чарада район Башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Әлки һәм Спас районы хәрби комиссары Лаврентьев Виктор, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Морадымов Руслан, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.