Комбайннарны уракка әзерлиләр

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Басуларда игеннәр өлгереп килә. Быел һәр бөртек кадерле: катлаулы табигать шартларында үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Механизаторлар алда торган бурычның җаваплылыгын аңлыйлар, шуңа күрә комбайннарны урып-җыюга әзерләүгә зур игътибар бирелә. Өстә аталган 90 комбайнның 33е – "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларыныкы, 31е "Хузангай" кооперативы кырларында эшләячәк. Хуҗалыклар механизатор кадрлар белән тәэмин ителгән, 65 кеше комбайнчы ярдәмчесе итеп билгеләнгән. Бу көннәрдә комбайннарны ремонтлау төгәлләнеп килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International