Бүген Чуаш Кичүе мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән мәгариф үзәге рәсми рәвештә ачылды. Мондый үзәкләр авыл җирләрендә һәм кечкенә шәһәрләрдә мәктәпләр базасында ачыла һәм балаларга заманча технологияләр белән танышырга, аларның талантларын ачарга һәм хәтта үзләрен гадәти булмаган һөнәрләрдә сынап карарга мөмкинлек бирә.