Әлкилеләр Бөтенроссия йөгерү көненә кушылды

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген, 17 сентябрьдә, Базарлы Матак авыл үзәгендә «Бөтенроссия йөгерү көне» «Татарстан кроссы-2022»җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Сәламәт яшәү рәвешен яратучыларга район Башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте, ул катнашучыларга җиңел старт һәм җиңү теләде.

Йөгерештә 200гә якын кеше катнашты. Алар-Әлки спортчылары, спорт сөючеләр, мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, спорт һәм гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары. Катнашучылар арасында район Башлыгы Александр Никошин да бар иде.

Ярышларда җиңүче һәм призерлар грамоталар һәм ярышларны оештыручылардан истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International