"Гаилә архивын тапшырыгыз" бәйгесе

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше буенча комитеты «Гаилә архивын тапшырыгыз»дигән республика конкурсы үткәрә. Әлки районы халкы ТР Дәүләт архив эше комитеты игълан иткән «Гаилә архивын тапшырыгыз» конкурсында катнашу өчен гариза яза, шәхси архивтан шәхси документлар, фотосурәтләр, видео материаллар коллекциясе бирә һәм 20, 30 һәм 50 мең сум отып ала ала.

Конкурста җиңүче гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»дәүләт бюджет учреждениесенә саклануга тапшырылачак. Тапшырылган документларга авторлык хокуклары конкурста җиңүчеләрдә кала.

Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International