Салман авылы мәдәният йортында "Миләшле көз"дигән күңел ачу программасы узды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Иң матур, шул ук вакытта күңелләргә якын алтын көз чоры килеп җитте. Аны төрлечә атыйбыз: салкын, алтын, юмарт, яңгырлы, моңсу...Елның төрле чорында галиҗәнәб табигать, игелекле тылсымчы буларак, үзенең гаҗәеп байлыкларын, юмарт сандыгын ача. Салман авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Миләшле көз"дигән күңел ачу программасы узды. Конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Кунаклар табышмаклар чиште, миләш төймә җыйды, җырлар, такмаклар җырлады. Кичә чәй мәҗлесе һәм миләш бәлеше татып карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International