Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Гадәтләрнең начары белән дуслашмасыннар
2013 елның 12 июле, җомга
Шундый яманнарның берсе – гасыр афәте наркомания. Киләчәге турында уйланган, борчылган җәмгыять балаларны, яшьләрне аңардан сакларга, якларга тиеш. Баланың төп вакыты мәктәптә үтә, ул шәхес буларак шунда формалаша, димәк, наркоманлыкка каршы көрәш тә мәктәптән үк башланырга тиеш. Район педагоглары һәм табиблары моны яхшы аңлыйлар, балалар белән төрле чаралар үткәрәләр, аларга наркотикларның нинди куркыныч һәм зыянлы нәрсә икәнен төшендерергә тырышалар.
Шундый чараларның берсе Балалар иҗаты йортында үтте. Ул Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган иде. Әлеге чарада район мәктәпләренең 7-10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Үсмерләр белән сөйләшү-аңлашу ансат түгел, моның өчен эчкерсезлек тә, җитдилек һәм юмор да, гаделлек тә кирәк. Алып баручы Резидә Сабированың тәҗрибәсе (ул – Нәби Дәүли исемендәге гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары) моңа җитәрлек, чөнки ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше. Резидә Гамиловна үсмерләргә бик җитди нәрсәләр – олылар һәм үсмерләр арасында эчкечелекнең, наркотиклар куллануның нинди аяныч нәтиҗәләргә, хәтта җинаятьчелеккә дә китерүе турында аудиторияне тиң күреп, һәркемне җәлеп итәрлек итеп сөйләде. Үсмернең наркотик куллана башлавын ничек сизми калмаска, баланың үз-үзен тотуындагы нинди үзгәрешләргә игътибар бирергә кирәген сөйләде ул.
–Наркотик кулланып исерү кешенең гомуми халәтен үзгәртә. Аның күз алмалары кысыла, бите, борын тиресе кычыта, йөзе агарып китә, тиресе, иреннәре кипшенә. Баланың гел йокысы килә, ул көпә-көндез саташа, сөйләме аңлаешсызга, хәрәкәтләре килбәтсезгә әйләнә. Наркотиктан исергән үсмер сәбәпсез көлә, эйфория хәлендә була,–дип санап китте педагог. Ул мондый очракта иң якын кешеләренең – әти-әнисенең улына я кызына карата мөнәсәбәтен ничегрәк төзергә икәнен дә әйтеп үтте.
Иң ышандырырлык дәлилләрне белгечләр китерә, билгеле. Бу җәһәттән табиб-нарколог Марат Назаровның чыгышына тукталып үтәсе килә. Табиб укучы яшьләр белән еш очраша, аларга наркотикларның реаль куркынычы турында сөйләгәндә район буенча мәгълүматларны да китерә. Мондый сөйләшү наркоманиянең әллә кайдагы түгел, ә янәшәбездәге бәла икәнлегенә ышандыра, тыңлаучыларны сискәндерә. Әйтик, табиб бу юлы да алкоголизм буенча исәптә 201 кеше торуын, араларында алкогольле психоз белән авыручылар барлыгын, пациентлар арасында 2 үсмергә алкогольне организмга зыян килерлек кулланган дигән диагноз куелуын яшереп тормады.
Наркотиклар кулланучылар да юк түгел: 2012 елда марихуана кулланган 5 кеше теркәлгән булган, шундый ук 1 токсикоман да исәптә икән. Аларны дәвалауда психотерапия кулланыла.
Укучылар алдында үз киңәшләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да чыгыш ясады. Укучылар олыларның сүзен игътибар белән тыңлап утырдылар. Ә аннары сүз аларның үзләренә бирелде. Чуаш Борнае мәктәбенең «Инициатива» дип аталган наркотикларга каршы отряды 2011 елда ук оешкан иде. Укучылар "Мөстәкыйль балалар" иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашып киләләр. Базарлы Матак мәктәбе укучылары "Файдалы киңәшләр" дигән монтаж күрсәттеләр. Югары Колчурино мәктәбеннән Яна Филиппова үзенең спорт белән ныклап торып шөгыльләнүе турында сөйләде, иптәшләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Яңа Салман мәктәбе укытучысы Артем Савинов "Үз кулларың белән" дигән республика бәйгесендә катнашып I урын алган, шушы проекты турында мавыктыргыч итеп сөйләп бирде.
Ә аннары чарада катнашучыларга блиц-турнир тәкъдим ителде – балалар спорт, сәламәтлек, көндәлек режим, дөрес туклану хакындагы сорауларга җавап бирделәр. "Мин сәламәт яшәү рәвешен яклыйм" дигән рәсемнәр конкурсына да нәтиҗә ясалды әлеге чарада.
...Бер акыллы табиб әйткән ди: дөньяда тугыз дәвалаучы бар – кояш, саф һава, су, дөрес туклану, ач тору, спорт, ял, нык умыртка (осанка) һәм акыл. Күргәнебезчә, алар арасында наркотиклар да, исерткеч-миңгерәткечләр дә юк. Киләчәктә бәхетле булу, уңышка ирешү өчен балаларыбызны нәкъ менә шул тугыз дәвалаучы белән ныклап дуслаштырасы иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз