Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Республика чемпионаты бездә үтте
2013 елның 12 июле, җомга
Ярышлар Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республиканың инвалидлар физкультура спорт җәмгыяте канаты астында оештырыла. Шуңа күрә аларда министрлыкның район бүлекчәсе, шулай ук район инвалидлар оешмасы актив катнашты. Чемпионатка республиканың Алабуга, Чистай, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Актаныш, Азнакай, Кукмара, Саба районнарыннан командалар килгән иде. Һәр командада күрү, гомуми авырулар буенча, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган, коляска ярдәмендә генә хәрәкәт итүче инвалидлар бар.
Билгеле, бу ярышларның ничек узуын күз алдына китерү өчен аларны үзең тамаша кылу яхшырак. Республика ярышлары районыбызның иң матур җирендә – Сабантуй мәйданында үтте. Барлык командалар Актай елгасы ярында палаткалар куеп бик әйбәт урнаштылар. Ярышлар мәйданы һәркемнең күңеленә хуш килде, чөнки монда ял итү өчен дә, ярышларны оештыруга да шартлар бик әйбәт.
Инвалидлык – физкультура белән шөгыльләнү өчен киртә түгел, үҗәтлек, рухи көч, җиңүгә омтылыш кына булсын, барлык авырлыклар онытыла, диделәр республика чемпионатында катнашучылар һәм үз фикерләрен ярышларда расладылар. Иң башта команда капитаннары белән инструктаж үткәрелде, ярышлар төрләре буенча жирәбә салынды. Беренче ярыш "Җәяүле кыска дистанция" дип аталды. Ул берничә этаптан тора: арканнан төеннәр бәйләү, күрсәтелгән юнәлешне билгеләү, чокыр аша салынган бүрәнәдән үтү, шулай ук ерым өстенә эленгән асылмалы кичүдән үтү, таудан төшү, аңа күтерелү кебек көч сорый торган биремнәр белән бергә медицина ярдәме күрсәтү, авыруны күтәреп йөрү өчен җайланма ясау кебекләре дә бар иде. Әлеге конкурста шәһәр командалары арасында алабугалылар, авыл районнарыннан килгәннәре арасында Әлки спортчылары җиңеп чыкты.
Бераз тамак ялгап көч җыйганнан соң, һәр отряд пешекчеләр конкурсына әзерләнде. Һәркем сыйфатлы һәм тәмле итеп пешерелгән ботка белән башкаларның исен китәрергә тырышты. Бу конкурста да беренче урыннарны Алабуга һәм Әлки командалары алды.
Аннары үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, стена газетасы чыгаручылар ярышты. Әмма иң кызыгы, жюри әгъзаларының да игътибарын нык җәлеп иткәне бивуаклар конкурсы булды. Ягъни һәр команда табигать кочагында яшәрлек торак төзергә тиеш иде. Аның төн кунарлык урыны да булсын, ашханәсе дә, чүп-чар җыю өчен махсус урыны да, юыну һәм ял итү өчен махсус почмаклары да булырга тиеш. Әлеге конкурста Чистай һәм Саба командалары үзләрен иң оста итеп күрсәттеләр.
Әмма сынаулар моның белән генә бетмәгән икән: ярышларда катнашучыларга палаткаларны җыеп, утын кисеп һәм ярып, учак ягып җитезлекләрен, осталыкларын күрсәтергә туры килде. Призлы урыннарга бу юлы Актаныш, Әлки һәм Кукмара районнары чыкты.
Икенче көнне командаларны "Җәяүле озын дистанция" көтте. Шулай ук күп төрле ярышлар, катлаулы сынаулар үтеп, үзләренең җитез, нык, тырыш команда булуларын расларга туры килде чемпионатта катнашучыларга. Иң яхшылар итеп Актаныш, Әлки һәм Кукмара командаларын таныдылар жюри әгъзалары.
Чемпионатның соңгы көнендә нәтиҗәләр чыгарылды, җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде. Аннары мәйданда чып-чын Сабантуй оештырылды. Төштән соң исә ярышларда катнашучылар Татарстан беренчелеген шундый кызыклы, күңелле, югары дәрәҗәдә үткәргән өчен оештыручыларга рәхмәт әйттеләр, нәтиҗәләр белән канәгать булуларын белдерделәр.
Спорт, физкультура дигәч, күз алдына мәһабәт гәүдәле, көчле, нык спортчы килә. Ә менә туризм буенча республика чемпионатында катнашучылар турында алай әйтә алмыйсың. Әмма, физик мөмкинлекләре чикле булса да, аларның рухлары нык, җиңүгә омтылышлары көчле. Шуңа күрә югары нәтиҗәләргә ирешәләр дә алар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз