Хәл иткәнче, яхшылап уйларга кирәк

2013 елның 12 июле, җомга
Агымдагы елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыемының бәясе индексацияләнде, хәзер ул айга 839 сум 95 тиен тәшкил итә һәм түбәндәге өлешләрдән тора:
табиб (фельдшер) рецепты буенча медицина ярдәме стандартларына туры китереп, дару препаратлары,  медицина  эшләнмәләре, инвалид балаларга махсус ризык өчен – 646 сум 71 тиен;
медицина күрсәтмәләре буенча санаторий-курортларда дәвалануга – 100 сум 05 тиен;
шәһәр яны транспортында йөрүгә, дәвалану урынына  бару өчен транспорт чыгымнарын каплауга – 92 сум 89 тиен.
Социаль хезмәтләр җыемы алуга хокуклы гражданнар аның бәясен акчалата бирүне яисә кайсыдыр бер өлешен натуралата, калганын акчалата бирүне сорап гариза яза алалар. Әйтик, бушлай дару яисә шифаханәдә бушлай дәвалануны, транспортта бушлай йөрүне яисә әлеге хезмәтләрнең берьюлы икесен сайлый ала.
Социаль ярдәм күрсәтүне, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару бирүне дәүләт үзе гарантияли. Шуңа күрә үзеңә нинди ярдәм кирәклеген дөрес хәл итү бик тә мөһим. Әйе, сәламәтлеге чагыштырмача әйбәт булып, хроник авырулары борчымаганда кеше дару урынына акча алуны үзе өчен отышлы санарга мөмкин. Әмма исәнлек какшап, авыруы озакка сузылса һәм дәвамлы дәвалау таләп ителсә, күпләп дару кирәк булса, акчалата компенсация генә җитмәскә дә мөмкин. Мондый очракта гаилә бюджеты өчен чыгымнар гаять зурга әйләнә.
Моңарчы социаль хезмәтләрне акча рәвешендә алып килеп тә, моның үзегез өчен бик үк отышлы түгеллеген аңлагансыз икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының төбәк органына гариза язарга кирәк. Шуннан соң 2014 ел башыннан дарулар бушлай биреләчәк. Ләкин, кабатлап әйтәм, моны 1 октябрьгә чаклы эшләп өлгерәсе була, чөнки шушы датадан соң нәрсәнедер үзгәртеп булмаячак инде. Карар кабул иткәнче гаиләгездә уртага салып сөйләшегез, дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез. Ә 2013 елда даруларны бушлай алып торгансыз һәм киләсе елга да шулай эшләргә телисез икән, гариза язуның кирәге юк.
                                     ***
Кайбер авыруларны дәвалау бик кыйммәткә төшә, һәркемнең дә моңа акчасы җитмәскә мөмкин. Түбәндәге мисаллар моны бик яхшы раслый:
- сөт бизе рагы – елына 1 млн. 299 мең сумгача;
- үпкә рагы – 944 мең сумгача;
- мәни бизе рагы – 224 мең сумгача;
- ашказаны-эчәк рагы – 1 млн. 141 мең сумгача;
- беренче типтагы шикәр диабеты – 35683 сумгача;
- икенче типтагы шикәр диабеты – 48322 сумгача;
- шикәрсез диабет (десмопрессин белән дәвалау) – 163 мең сум;
- акромегалия (октреотид белән дәвалау) – 683241 сум;
- вакытыннан алда җенси өлгерү – 155642 сум;
- бронхиаль астма – 28088 сум;
-психик авырулар – 6672 сумнан 206088 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International