Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Комбайннар парады» уздырылды
2013 елның 12 июле, җомга
Авыл хуҗалыгы елының иң җаваплы чоры якынлаша – басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән – урак. Әмма быелгы урак аеруча мул уңыш белән сөендерә алмас ахры. Озакка сузылган кызу көннәр, явым-төшемнәрнең атналар буе булмый торуы чәчүлек мәйданнарны бөтенләй корытып, уҗым культураларының күкрәп үсүен туктатты. Нәтиҗәдә югары уңыш вәгъдә итми кырларыбыз. Димәк, һәр өлгергән башакның, һәр бөртекнең кыйммәте аеруча югары булачак. Өлгергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу – һәркемгә аңлаешлы мөһим бурыч.
Ә моның өчен комбайннарның әзерлеге тиешенчә булуы зарур. 9 июльдә районга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов килде. Ул район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда булды. Шулай итеп, бу көнне махсус комиссия бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, Гостехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмауны, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы, комбайнчының махсус эш киеме белән тәэмин ителешен, гомумән алганда, әзерлекне 16 пункт буенча тикшерде. Комиссия көн дәвамында "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында, "Яшь көч", "Хузангай" кооперативларында булды. Һәркайда Шәүкәт Сөнгатов комбайнчылар белән сөйләште.
–Егетләр, сезнең алда бик зур бурыч тора. Республика ихтыяҗларын каплау өчен безгә 4 млн. тонна бөртек кирәк. Язгы чәчүне төгәлләгәндә, быел 5 млн. тонна бөртек җыеп алырбыз дип өметләнгән идек. Күреп торасыз, бу өметләр акланмый. Менә ничә ел инде корылык сыный безне. Үткән елда республика басуларыннан алынган уңыш 3,1 млн. тонна тәшкил итте, быел исә 2 млн тонна булыр микән, дип шикләнәбез. Шуңа күрә сезгә зур өмет баглыйбыз,–диде ул.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиевның да сүзе бар иде механизаторларга. Ул беренче чиратта исән-имин эшләүләрен теләде, куркынычсызлык техникасы таләпләрен төгәл үтәргә чакырды.
Инде комиссиянең ул көнге төп эшенә кире кайтыйк. Кайсы гына хуҗалыкка барсак та, бөтен җирдә комбайннарны ремонтлыйлар, тиздән башланачак җаваплы чорга әзерлиләр. Безнең районда 90 комбайн булып, алар урак өстендә ышанычлы эшләргә, ватылып, теңкәгә тимәскә тиеш бит.
"Көнчыгыш Әлки" филиалы үз комбайннарын Яңа Чаллы авылы янындагы мәйданчыкка тезгән. Күрсәтелгән 6 комбайн да эшкә керешергә әзер. Моның шулай икәнен комиссия әгъзалары үзләре ачыклады: комбайнны брезент "келәмгә" урнаштырып, аның аша орлык, салам үткәреп карадылар – герметиклык әйбәт, бөртек коелмый! Дөрес, вак кимчелекләр табылды, аларны тиз арада бетерергә куштылар. Гомуми бәя исә уңай булды.
"Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында комбайннарны матур итеп тезеп куйганнар. Механизаторлар да махсус киемнән. Комиссия күз белән күреп кенә түгел, комбайннарны эшләтеп тә карады.
"Яшь көч" җәмгыятендәге 3 "Дон 1500" комбайннарының шактый искергән булуы күренә. Хуҗалык җитәкчесе Фәнис Хәмитов та бу фикер белән килеште.
–Әйе, техника искерде. Алдыбызда 800 гектар мәйданда бөртеклеләрне урып-җыю бурычы тора. Быел уракны ерып чыгарбыз, дип уйлыйбыз. Киләсе елда яңа комбайн алырга кирәклеге бәхәссез. Бәлки, әле дәүләт ярдәм итәр,–дип куйды ул. Министр урынбасары, аңа җавап итеп, шушы максатларга хөкүмәт тарафыннан 2 миллиард сум акча бүлеп биреләсен әйтте һәм комбайнга заявка бирергә киңәш итте.
"Хузангай" кооперативының алдагы уракка әйбәтләп әзерләнгән булуы күренә. Хуҗалыктагы 31 комбайн, теземнәргә салучы 7 "МакДон" ремонтланып, җайлап, әзерлек сызыгына куелган. Кооператив җитәкчесе Евгений Чугунов шулай ук эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлергә тиешлеген ассызыклады. Уңышны югалтуларсыз җыеп алучыларга бик яхшылап премияләр түләнәсен дә әйтте ул. Хезмәткә түләү гектар исәбеннән түгел, суктырылган ашлык күләменнән чыгып башкарылачак, димәк, һәр комбайнчы 100 мең сумгача акча эшли алачак, диде Евгений Чугунов, һәм болай дип өстәде:
–Безнең механизаторлар техниканы яхшы белә, шуңа күрә җитди ватылулар булмас, дип ышанабыз.
Өметләре зурдан хузангайлыларның: быелгы корылыклы елда алар уҗым культураларыннан 28-30 ар центнер, ә сабан культураларыннан 15 әр центнер уңыш җыеп алырга исәплиләр.
Район игенчеләре урак чорында 47 мең 800 гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып чыгарга тиешләр. Шушы җаваплы бурычны үтәү өчен техниканың да ышанычлы булуы зарур. Бүген бу мәсьәлә игенчеләр һәм белгечләрнең игътибар үзәгендә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз