2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йорты бинасында Әлки районы эшмәкәрләр Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы була. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- салым законнарында үзгәреш;
- кече бизнеска федераль һәм региональ ярдәм чаралары;
- 2022 елның 1 сентябреннән сөт продуктларын маркировкалау;
- республика маркетинг үзәге ресурсларында эшләү турында;
- эшмәкәрлекнең башка актуаль мәсьәләләре.
Эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне чакырабыз! Белешмәләр өчен телефон 21-7-36.