28 сентябрьдә Казанда «минем циффрлы Татарстаным»беренче республика рәсем конкурсына йомгак ясалды. Бәйгене оештыручы-«Мәрхәмәт»Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе. Җиңүчеләрнең берсе-Базарлы Матак урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Вәгыйзов Замир (укытучысы Алиева Г.Х.). Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Балалар бүләккә грамоталар һәм планшетлар алдылар.