1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу иң кадерле, яраткан һәм хөрмәтле өлкән буын кешеләре бәйрәме!
Бәйрәм - Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Александр Никошин һәм Урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис катнашында тантаналы чара булды, анда өлкән буын якташларыбызны, хезмәт куйган һәм районыбыз үсеше һәм чәчәк атуы эшенә өлеш керткән өлкәннәрне хөрмәтләделәр.