Бүген укытучылар көне

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле укытучылар, педагогия хезмәте ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез иң күркәм, иҗади хезмәт кенә түгел, ә иң авыр һәм иң җаваплы хезмәт ияләренең берсе дә. Теләсә нинди белем бирү учреждениесе - балалар өчен белем чыганагы гына түгел, ә яхшылыкны һәм яманлыкны танып белергә, намуслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган ягыбызны яратырга өйрәтүче икенче йорт та ул. Педагогларның төп бурычларыннан берсе - иртәгә безнең төбәкнең һәм бөтен Россиянең язмышын билгеләячәк  укымышлы, рухи яктан алга киткән кеше үстерү.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез! Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International