Хакимият һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеген үстерү кысаларында 5 октябрь көнне район мәдәният йортында район башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты.
Чарада контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Бүгенге көндә районда 64 кече предприятие һәм 300 шәхси эшмәкәр эшли (36 КФХны да кертеп). Кече эшмәкәрлек субъектлары структурасында сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм транспорт объектлары иң зур өлешне тәшкил итә.
Федераль һәм региональ ярдәм чаралары турында җитәкченең территориаль үсеш буенча урынбасары М.М. Фәйзуллин сөйләде. 2022-2023 елларда салым законнарындагы үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы буенча №12 Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе вәкиле таныштырды. Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат, Аксубай районнарындагы вәкиле сөт продукциясенең маркировкасы турында сөйләде. Очрашу азагында РМЦ ның укыту бүлеге җитәкчесе Г.З. Шәвәлиеваның Республика Маркетинг үзәгендә ничек акча эшләргә дигән темага чыгышы булды.
Очрашуның йомгаклау өлеше хакимият органнары һәм эшмәкәрләр арасында турыдан-туры диалог рәвешендә узды.