"Хузангай урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУ Чуаш Республикасы делегациясен каршы алды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

"Хузангай урта гомуми  белем бирү мәктәбе" МБББУ Чуаш  Республикасы делегациясен каршы  алды. Делегация составында Чабаксар  районының мәктәп директорлары  һәм балалар бакчалары мөдирләре  бар иде. Төркемнең җитәкчесе  Чабаксар районы мәгариф идарәсе  башлыгы Иванова Людмила Евгеньевна  иде. Кунаклар өчен мәктәп буенча  экскурсия оештырдылар, мәктәп тарихы  турында сөйләделәр һәм мәктәпнең  хәзерге эше белән таныштырдылар. Людмила Евгеньевна Чабаксар  районындагы эшчәнлек тәҗрибәсе  белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International