"Патриот" ВСК тәрбияләнүчесе каратэ буенча халыкара ярышларда икенче урынны алган Булат Борһановны котлыйбыз

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

8 октябрьдән 10 октябрьгә  кадәр Новосибирскида "Локомотив-Арена" төбәк волейбол үзәгендә киокусинкай  буенча "Андрей Якутовның 30 нчы  мемориалы" халыкара ярышлары  узды. Турнирда якындагы һәм ерак  чит илләрдән (Пакистан, Кытай Халык  Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Германия, Беларусь) һәм Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 800 дән артык спортчы  катнашты.

Югары категорияле тренер - укытучы, "Патриот" ВСК җитәкчесе протоиерей Андрей Зиньков тәрбияләнүчесе Булат Борһанов халыкара ярышта үзенең яшь категориясендә икенче урынны яулады һәм истәлекле кубок һәм диплом иясе булды.

Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз!

Уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International