Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2022 елның 19 октябрендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

2022 елның 19 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Нурлат территориаль  бүлеге Татарстан Республикасы  буенча Роспотребнадзор идарәсе  эшмәкәрләр өчен Нурлат ш., Мәктәп  ур., 10 й. адресы, 884345 2 19 71 телефон номеры буенча, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 56 й адресы(Авыл хуҗалыгы бинасы.идарә итү)  тел.884346 2 10 8 «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегенә консультация алу өчен алдан ук 238-36-32, 238-18-41, 884345 2 19 71, 884346 2 10 89 телефоннары номерлары буенча язылырга була, шул ук вакытта кызыксындырган мәсьәләне дә күрсәтергә кирәк.

Эшмәкәрләргә консультацияләр уздырганда территориаль бүлекләр белгечләре сулыш органнарын шәхси яклау чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга, шулай ук кулларны гигиеник эшкәртү өчен антисептикага ия булырга тиешләр. Килүчеләр өчен битлек режимы да тәкъдим ителә.

Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты-эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International