Ташбилге авылы "Чишмә" балалар бакчасы МБМББУендә бәйрәм чарасы үткәрелде

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

11 нче октябрь көнне Ташбилге  авылы "Чишмә" балалар бакчасында  Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм  чарасы үткәрелде. Әбиләр һәм  балалар белән берлектә "Көзге буяулар" күргәзмәсе оештырылды. Балалар музыкаль номерлар башкарды, үзләре котлау открыткалары ясады. Чара бәйрәм табыны белән тәмамланды, анда кунаклар җырлар җырладылар, җылы дустанә атмосферада сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International