Болгар шәһәренең Изге Авраамиев гыйбадәтханәсе күпбалалы гаиләләргә пиломатериаллар белән ярдәм итүен дәвам итә

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты акчасына Болгар шәһәре Әлки һәм Спас благочиние Изге Авраамиев гыйбадәтханәсе "Күпбалалыларгп такта кисәбез” столяр түгәрәге өчен пилорама” проекты кысаларында мәйданчыкта пиломатериаллар эшкәртүне башкара.

Гыйбадәтханә каршында пилорама эшли, аның ярдәмендә опекунга алган күпбалалы гаиләләргә такта ярдыралар. Шулай ук балалар өчен столяр түгәрәге дә эшләп килә. 

Спас һәм Әлки районнарының йортлар салучы яки ремонтлаучы күпбалалы гаиләләренә материал тапшырылган инде.

Киселгән такталар шулай ук мәхәлләнең агач түгәрәге эшендә дә кулланыла. Анда тәрбияләнүчеләр табуретка, китап киштәләре, өстәл, стеллаж гына түгел, куяннарга “өйләр” әзерләргә дә өйрәнгәннәр. Түгәрәктәге барлык җитештерелгән әйберләрне дә балалар өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк итә. Ә читлекләр терлекче гаиләләренә тапшырыла. Шулай итеп гыйбадәтханә үз төбәгендә бу тармакка ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International