Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, «Ел инженеры» республика конкурсын уздыру турында” 2019 елның 22 декабрендәге 325 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, бүләкләү һәм тарату максатыннан, “Ел инженеры" III республика конкурсы старт алды.
Конкурс өч категория һәм унике номинация буенча ике этапта үткәрелә, соңгысы конкурс эшләрен яклау белән күчмә семинар рәвешендә узачак.
Конкурс турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm. сылтамасы буенча урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында https://инженеррт.рф/#register сылтамасы буенча теркәлергә кирәк, шуннан соң, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә (420111, Казан шәһәре, Островский ур., 4 йорт) конкурс турындагы нигезләмә нигезендә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк.
Конкурста катнашу өчен оештыру взносы алынмый. Катнашучыларның семинар уздыру урынына барып җитүләрен җибәрүче як үз өстенә ала.
Сораулар буенча 8-950-312-16-61 (Заһидуллина Эльвира) яки smpotatarstan@yandex.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә була