Алкогольдән агулануны профилактикалау

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителүен искәртә.

Алкогольле продукция әйләнеше аны җитештерүнең һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы түбәндәге озату документлары булганда башкарыла:

товар-транспорт белешмәсе;

- таможня декларациясенә  беркетелә торган белешмә (Таможня  берлеге продукциясеннән тыш, импортланган  алкоголь продукциясе өчен);

- товар-транспорт белешмшсенә  беркетелә торган справка (Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкоголь продукциясе өчен, шулай ук Таможня берлеге товары булган импортланган алкоголь продукциясе өчен). Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукция федераль махсус маркалар белән, ә Россия Федерациясенә кертелә торган (импортлана торган) акциз маркалары белән маркировкалана.

Мондый агулануларны профилактикалауның иң эффектив ысулы-спиртлы эчемлекләрдән тулысынча саклану. Әмма “кайнар” эчемлекләрне эчмичә булмый икән, түбәндәге саклык чараларын истә тотарга һәм үтәргә кирәк:

Махсус лицензияләре булмаган сәүдә объектларында, шулай ук Интернет челтәре аша сатуның дистанцион ысулы белән сату итү урыннарында, түбән бәядән, фирмалы завод төргәгеннән һәм махсус акциз маркаларына маркировкасы булмаган алкогольле эчемлекләр сатып алмаска.

Алкогольне артык һәм озак кабул итмәскә, аның суррогатларын кулланмаска.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында алкогольне артык күп куллану, шулай ук алкоголь суррогатларын һәм спиртлы азык булмаган продукцияне куллану сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый һәм агулануга, шул исәптән үлемгә китерергә мөмкин, дип кисәтә.

Сәламәт яшәү рәвешен саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International