Дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасы кысаларында әлеге барлык түләүсез юридик ярдәм төрләрен алу хокукына гражданнарның түбәндәге категорияләре ия була:
1) гаиләләренең җан башына уртача кереме Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гражданнар йә керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба – аз керемле гражданнар);
2) I һәм II төркем инвалидлар;
3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары;
4) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар арасыннан һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, шулай ук, мондый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр, аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре;
5) стационар рәвештә социаль хезмәт күрсәтүче социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар
6) балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә тотылучы балигъ булмаганнар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче балигъ булмаганнар, шулай ук, мондый балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча (җинаятькә кагылышлы суд эшләрендә юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдән тыш) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр, аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре;
7) "Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнар хокукларының гарантияләре турында" 1992 елның 2 июлендәге 3185-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә түләүсез юридик ярдәмгә хокукы булган гражданнар;
8) суд тарафыннан хокукка сәләтсез дип танылган гражданнар, шулай ук, мондый гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр, аларның законлы вәкилләре;
9) дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукы федераль законнар һәм әлеге Закон нигезендә бирелгән гражданнар.
Түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасы
324-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы һәм 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясы нигезендә дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар түбәндәгеләр:
(югарыда санап үтелгән органнар үз компетенцияләренә керә торган мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр)
Федераль башкарма хакимият органнары һәм аларга буйсынучы учреждениеләр;
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларга буйсынучы учреждениеләр;
Бюджеттан тыш дәүләт фондларының идарә органнары;
Дәүләт юридик бюросы;
Адвокатлар.
Түләүсез юридик ярдәмнең дәүләтнеке булмаган системасы
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләтнеке булмаган системасында катнашучылар № 324-ФЗ Федераль законның 22 статьясындагы 2 пункты һәм 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 16 статьясындагы 2 пункты нигезендә:
Дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм үзәкләре, хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр
язма һәм телдән формада гаризалар, шикаятьләр, үтенечләр һәм хокукый характердагы башка документлар төзү.
Югары белем бирү мәгариф оешмалары тарафыннан төзелгән юридик клиникалар хокукый консультация бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә
телдән һәм язма рәвештә, гаризалар, шикаятьләр, үтенечнамәләр һәм хокукый характердагы башка документлар төзү.
Элемтә өчен мәгълүмат: Казан шәһәре,Космонавтлар ур., 59 й.
(834) 237-84-32, E-mail: ru16@minjustgov.ru, интернет-сайт: to16.minjust.gov.ru