Кыр эшләрен алдан килештереп башкарырга кирәк

2013 елның 17 июле, чәршәмбе
"Челтәр компаниясе" җәмгыяте хуҗалыклар җитәкчеләренә механизаторлар һәм шоферлар белән электр тапшыру линияләренең саклык зонасында эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат әңгәмә үткәрергә киңәш итә. Һәр эшчегә электр тапшыру линияләренең саклык зоналарындагы иң куркыныч урыннар турында мәгълүматны җиткерергә һәм электр тогы суккан очракта зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтергә кирәк. Шоферлар һәм тракторчылар үзләрен электр челтәрләре объектларының саклык зоналарында ничек тотарга тиешлеген белсәләр, күп фаҗигаләрне булдырмый калып булыр иде.
Вазыйфалы затлар электр тапшыру линияләренең саклык зоналарында эшне "Электр хуҗалыгы объектларының саклык зоналарын билгеләү һәм әлеге зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларыннан файдалануның аерым шартлары кагыйдәләре"нә туры китереп оештырырга тиешләр. (Россия хөкүмәте карары белән 2009 елның 24 февралендә расланган). Челтәр оешмалары белән язмача килешү төземи торып кабельле электр тапшыру линияләренең саклык зоналарында җир сукаларга ярамый. Һава электр тапшыру линияләренең саклык зоналары чикләрендә, су агымы биеклеге 3 метрдан артса, авыл хуҗалыгы культураларына су сибәргә ярамый. Шулай ук эштә биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану, салам һәм печән эскертләрен күчереп йөртү, машина һәм механизмнарны шунда куеп ремонтлау, мелиорация эшләре башкару да тыела. Техниканың йөрү маршруты юл йөрү кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Һава линияләре чыбыклары астында машиналар хәрәкәте әлеге чыбыкларның иң аз асылынган урынында, электр баганаларына якынрак җирдә, транспорт хәлендә генә һәм эш башкару куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше күзәтүе астында гына рөхсәт ителә. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек, хәтта ки үлем очракларына сәбәп булырга мөмкин.
Электр тогы сугып үтерүнең сәбәпләре өзелгән яки бик нык асылынган электр чыбыклары, җиргә салынган кабель белән бәйле булырга мөмкин. Аларга кагылу, җирдә яткан өзелгән электр чыбыгына 8-10 метрдан якынрак килү үлем куркынычы белән яный. Әлеге чыбыкларда көчәнеш бик югары булып, гәүдәгез аша яшәүгә өмет калдырмас дәрәҗәдәге ток үтәргә мөмкин. Электр баганаларындагы арматураны сындырырга, чыбыкларны өзәргә ярамый. Электр линияләре чыбыклары астында учак ягу, салам яндыру тыела.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре! Әгәр сез электр чыбыгын өзсәгез, яисә баганасына зыян  китерсәгез, яисә җирдә яткан өзек электр чыбыгына, зарарланган электр баганасына юлыксагыз, кичекмәстән якындагы районның электр челтәрләренең оператив-диспетчерлык хезмәтенә, Гадәттән тыш министрлыгына яисә җирле үзидарә органнарына хәбәр итегез. Район электр челтәрләренең телефон номерлары янәшәгездәге электр баганасына язылган. "Челтәр компаниясе" ААҖнең  кайнар линия телефоны 8-800-2000-878. Бу номерга шылтыратулар барысы да бушлай. Ремонтчылар бригадасы килеп җитмичә эшкә керешмәгез һәм зарарланган урынны ташлап китмәгез. Бу кешеләр һәм хайваннарның куркынычсызлыгына зыян китерергә мөмкин.
Күтәрү механизмы яки машинаның башка бер өлеше ток үткәрүче чыбыкларга тисә, механизатор яисә шофер контактны тизрәк өзәргә һәм механизмның хәрәкәтчән өлешен чыбыклардан яки ток үткәрүче башка өлешләрдән читкә алып китәргә тиеш. Контактны өзеп булмаса, механизаторга кабинадан, машинаның корпусына кагылмый гына берьюлы ике аягына җиргә сикереп төшәргә кирәк. Шуннан соң һич кичекмичә куркыныч урыннан ким дигәндә 8-10 метрга берьюлы ике аякта сикереп яисә үкчәләрне җирдән аермыйча һәм үкчәләр арасында буш урын калдырмыйча атлап китеп барырга.
Электр челтәрләре объектларының саклык зоналарында эшләү кагыйдәләрен һичшиксез үтәгез! Кагыйдәләргә буйсыну – сезнең куркынычсызлыгыгыз гарантиясе! Тормышыгызны куркыныч астына куймыйча, җәрәхәтләнмичә эшләгез! Сәламәт булыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International